news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» юл читенә төшеп киткән

Һәлакәттә өч кеше зыян күргән.

Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» юл читенә төшеп киткән

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген Тукай районында Иске Зирекле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллыдагы үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Hyundai машинасы шоферы Түбән Суыксу авылы ягыннан килгәндә, сулга - Иске Зирекле авылы юлына борылырга җыенган. Арттан барган «Лада» шулвакыт узып китәргә чыккан һәм машиналар бәрелешкән. Бәрелүдән «Лада» трассадан кюветка төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган.

Авариядә «Лада» салонындагы өч кеше зыян күргән, ашыгыч ярдәм бригадасы аларны якындагы хастаханәгә алып киткән. Hyundai салонында зыян күрүче булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100