Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булган

29 апрельгә республикада Covid-19 вирусыннан 461 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар1936 һәм 1945 елгы ике хатын-кыз һәм 1949 елгы ир-ат.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

29 апрельгә республикада Covid-19 вирусыннан 461 үлем очрагы теркәлгән.