Казанда килеп чыккан юл һәлакәтендә өч кешедән торган гаилә зыян күргән

«Киа Рио» һәм «Лада Калина» автомобильләре юлны бүлешә алмаган.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда килеп чыккан юл һәлакәтендә өч кешедән торган гаилә зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә Казанда кичке бишенче яртыда Юлиус Фучик урамында юл һәлакәте булган. Биредә «Киа Рио» һәм «Лада Калина» автомобильләре юлны бүлешә алмаган.

Авариядә «Киа Рио» автомобилен идарә итүче 31 яшьлек ир-ат, аның 30 яшьлек хатыны һәм алты яшьлек балалары зыян күргән. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар.

«Лада Калина» автомобиленең йөртүчесе зыян күрмәгән.