news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кибеткә битлексез кибеткә кергән ир-атка беркетмә төзегәннәр

Ир-атны кибеттән «Савиново» полиция бүлегенә китергәннәр, анда административ беркетмә төзегәннәр.

Казанда кибеткә битлексез кибеткә кергән ир-атка беркетмә төзегәннәр
Елена Сәләхова

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанда медицина битлеге кимичә азык-төлек кибетенә кергән ир-атны полицейскийлар тоткарлаган.

Алар хокук бозучыны Әмирхан проспектында җәмәгать урыннарында казанлыларның битлек киеп йөрүен тикшергәндә күреп алган.

«Битлек машинада ята. Минем белән барып, карый аласыз», — дип канәгатьсезлек белдергән ир-ат.

Ир-атны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Анда административ беркетмә төзегәннәр. Хәзер аңа 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot