Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер тәүлек эчендә Татарстанда изоляция режимын бозган өчен меңгә якын штраф салынган
Полицейскийлар 500 машинаны республикага кертмәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Бер тәүлек эчендә Татарстанда үзизоляция режимын бозган өчен меңгә якын штраф салынган. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабтан хәбәр иттеләр.
Узган дүшәмбедә тәртип сакчылары 58 395 кешене туктатып, аларның өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган белешмәләрен һәм СМС-хәбәрләрен тикшергән. 993 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 984 кешегә үзизоляция режимын бозган өчен беркетмә тутырылган.
Контроль-үткәрү пунктларында бер тәүлек эчендә тикшерелгән 58 829 автомобильнең 500ен республикага кертмәгәннәр.
Үзизоляция режимы кертелгәннән алып барлыгы 28 җинаять эше (14е - «Фальсификацияләнгән, начар сыйфатлы, теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм фальсификацияләнгән биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе, 14е - «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау һәм аларның әйләнеше» маддәсе буенча) кузгатылган.
Ике юридик затның эшчәнлеге туктатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз