Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада 415 кеше ковид корбаны булган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы расланды.

«1933 һәм 1941 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1952 елда туган ир-ат ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып, республикада 415 кеше ковид корбаны булган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.