news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары мошенниклык эше буенча тоткарланды

Җинаять эше 17 мартта ук ачылган, иртәгә суд 25 яшьлек Дамир Байгильдинга җәза билгеләячәк.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Дамир Байгильдин тоткарланган. 25 яшьлек ир-ат мошенниклыкта шикләнелә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, Дамир Байгильдин 2017 елда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгәндә район Авыл хуҗалыгы идарәсенә грант кулланылу турында ялган мәгълүмат бирелгән.

Эш башлаган фермерларга ярдәм программасы буенча 1,4 млн сум бүлеп бирелгән. Ул акча терлек сатып алуга тотылырга тиеш булган.

Бу факт ачыклангач, 17 мартта «аеруча зур күләмдә мошеннниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Иртәгә Казанның Совет районы суды Дамир Байгильдинның иреген чикләүгә бәйле чара билгеләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100