news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил автомобиле кюветка төшеп киткән, бер кеше һәлак булган

Авария бүген республиканың Мөслим районында булган.

Татарстанда чит ил автомобиле кюветка төшеп киткән, бер кеше һәлак булган
Соцсети

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанда чит ил автомобиле кюветка төшеп киткән, бер кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, авария бүген республиканың Мөслим районында булган. Гаять зур тизлектә хәрәкәт итүче автомобиль юл читенә очкан һәм кырда берничә тапкыр әйләнгән.

Нәтиҗәдә, бер кеше шунда ук һәлак булган, икенчесен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Зыян күргән өченче кеше дә хастаханәдә, аның хәле канәгатьләнерлек.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot