news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда законсыз акциядә катнашучылар шәхесен урамдагы камералар буенча ачыклаганнар

«Имин шәһәр» урам камералары системасы республиканың барлык шәһәрләрендә дә эшли.

Казанда законсыз акциядә катнашучылар шәхесен урамдагы камералар буенча ачыклаганнар

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда законсыз акциядә катнашучыларның барысының да шәхесен урамнарда куелган камера язмалары буенча ачыклаганнар.

Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, Казанда 23 гыйнварда законсыз акциягә килгән кешеләрнең шәхесен билгеләү өчен «Имин шәһәр» видеокүзәтү системасын файдаланганнар.

Чыганак сүзләренчә, битлек, куртка яки капюшон камерадан качу мөмкинлеге бирми, эзләү чараларын телефон һәм социаль челтәрләр буенча да башкарыла.

Закон бозган һәр кешене җаваплылык көтә. Әгәр акциядә катнашучы балигъ булмаган икән, аның өчен ата-анасына җавап бирергә туры киләчәк.

«Имин шәһәр» урам камералары системасы республиканың барлык шәһәрләрендә дә эшли. Барлык камералар контрольдә һәм хисапта тора. Аларның хуҗалары билгеле, кирәк булган очракта берничә көн саклана торган архивны сорап алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100