Теләче районында «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән, ике ир-ат имгәнгән

Авария Теләче-Мамадыш юлында Урта Мишә авылы янында булган.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Теләче районында «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән. Ике ир-атны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Теләче-Мамадыш юлында Урта Мишә авылы янында җиңел машина йөртүчесе идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

Ике имгәнгән ир-атны хастаханәгә озатканнар.