news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы гимназия түбәсендә янгын чыккан

Гадәттән тыш хәл вакытында кешеләр зыян күрмәгән, урында янгын сүндерүчеләр эшли.

Татарстандагы гимназия түбәсендә янгын чыккан
соцсети

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмәдәге 7нче гимназия түбәсендә янгын башлангач, балаларны һәм хезмәткәрләрне урамга чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген көндез 112 бердәм чакыру номерына Җәлил урамындагы 7нче гимназиядә янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән. Бинаның түбәсе ут чолгап алуы ачыкланган.

Уку йорты администрациясе 850 кешене, шул исәптән 54 гимназия хезмәткәрен гимназиядән чыгарган.

Урында 12 берәмлек янгын техникасы һәм 27 хезмәткәр эшли. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.



news_right_1
news_right_2
news_bot