news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында янган гаражда ике кеше үлгән

Янгын бүген иртән Калинино авылында булган.

 Биектау районында янган гаражда ике кеше үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Биектау районында янган гаражда ике кешенең мәете табылган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Калинино авылындагы янгын турында хәбәр килде.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә бинага үтеп кереп, янгынны сүндерә. Яну мәйданы ике квадрат метр тәшкил итә.

Янгын сүндерү барышында ике мәет табыла. Белгечләргә һәлак булганнарның шәхесләрен һәм янгын сәбәпләрен ачыклый.



news_right_1
news_right_2
news_bot