news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Чулман аша тагын бер боз кичүе ачылды

Боз кичүе Мамадыш районының Соколка - Түбән Кама районының Яңа Кама аръягы бистәсе маршруты буенча уза.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндезге сәгать икедә Чулман аша республикада икенче боз кичүе ачылды, ул Мамадыш районының Соколка - Түбән Кама районының Яңа Кама аръягы бистәсе маршруты буенча узачак.

Ул тәүлек буе эшләячәк, анда 3,5 тоннага кадәрле автомобильләр уза ала. Кичүнең озынлыгы – 1,1 км, киңлеге - 20 метр. Кичүдә ике яклы хәрәкәт оештырылган, юл бәясе 200 сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда Идел аша Яшел Үзән – Түбән Карамалы маршруты буенча беренче боз кичүе ачылу турында хәбәр иткән иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot