news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике машина бәрелешкәч, йөртүче хатын-кыз һәм бала имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте Түбән Кама районының Түбән Афанас авылында булган.

Татарстанда ике машина бәрелешкәч, йөртүче хатын-кыз һәм бала имгәнгән

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында ике машина бәрелешкән. Юл һәлакәте вакытында бер машинаны йөртүче хатын-кыз һәм 3 яшьлек бала имгәнгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Кичә Түбән Кама районының Түбән Афанас авылындагы Пролетар урамында автомобиль белән идарә итүче хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм башка машина белән кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче хатын-кыз үзе һәм аның кечкенә баласы имгәнгән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot