Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
Таксидагы 17 яшьлек пассажирның һәм җиңел машина йөртүчесенең башы җәрәхәтләнгән.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан янында такси машинасы һәм җиңел автомобиль маңгайга-маңгай бәрелешкәч, ике кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кичә иртән Салмачы бистәсенең Үзәк урамында «Фольксваген Поло» маркалы такси машинасы каршы як полосага чыккан һәм «Рено Флюенс» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Юл-транспорт фаҗигасендә таксидагы 17 яшьлек пассажирның һәм «Рено» йөртүчесенең башы җәрәхәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз