news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Миңнеханов кушуы буенча «армиядән качып йөрүчеләрне» ачыклауны тизләтә

Күзәтчелек ведомствосы хәрби хезмәттән азат ителгән кешеләрне һәм чакырылыштан азат итәргә ниятләүчеләрне тикшерәчәк.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Прокуратурасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча армиядән качып йөрүчеләрне ачыклау эшен активлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосында агентлыкка хәбәр итүләренчә, әлеге чаралар Россия Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә әлеге өлкәдә даими үткәрелә.

«ТР Президенты кушуы буенча «армиядән качып йөрүчеләрне» ачыклау эше активлашачак. Хәрби хезмәттән азат ителгәннәрне дә, хәрби хезмәткә чакырылудан азат итәргә ниятләүчеләрне дә тикшерәчәкләр», — дип сөйләде агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, кичә Рөстәм Миңнеханов республика прокуратурасына бер ай эчендә татарстанлыларны хәрби хезмәттән азат итүнең барлык очраклары буенча киң колачлы тикшерү уздырырга кушкан иде. Моннан тыш, Татарстан Президенты мондый карарларның нинди нигездә кабул ителүен ачыкларга кирәклеген дә өстәде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100