news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы күпкатлы йортта иртән-иртүк чыккан янгыннан ун кеше коткарылган

Унбиш кеше, шул исәптән җиде бала янган йорттан үзләре чыгарга өлгергән.

Казандагы күпкатлы  йортта иртән-иртүк чыккан янгыннан ун кеше коткарылган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар иртән-иртүк Казан шәһәренең Зур Урам урамында күпкатлы йортта чыккан янгыннан ун кешене алып чыгарга өлгергән. Бу хакта «Татар-Информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зур Урамдагы сигезенче йортның беренче катындагы фатирда янгын чыгу турындагы хәбәр 112 телефонына 6.42 сәгатьтә килеп ирешә.

Биш минут эчендә урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортта яшәүчеләрне ут эченнән алып чыгу эшенә керешә. Махсус маскалар ярдәмендә төтен тулган подъезддан 10 кешене алып чыгарга өлгерәләр. Тагын 15 кеше, шул исәптән җиде бала йорттан үзләре чыккан.

Коткаручылар 25 минут вакыт эчендә янгынны сүндерүгә ирешә. Янгын нәтиҗәсендә 6 кв м дагы мәйданда йорт-кирәк ярагы һәм мебель янган.

Янгында беркемгә дә зыян килмәгән. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбен ачыклау эше бара.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100