news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Нива» машинасы юл читендәге коймага килеп бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте үткән кичтә «Мега» сәүдә үзәге янында булган.

Казанда «Нива» машинасы юл читендәге коймага килеп бәрелгән
соцсети

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шаһитлар «Нива» машинасының зур тизлектә юл читендәге коймага килеп кергәнлеген видеога төшергән. Видеоролик социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Кадрларда «Мега» сәүдә үзәге янындагы юлда тыгыз машиналар агымында баручы ачык төстәге «Нива» машинасы күренә. Юл киселешендә машина йөртүче башка юлга чыгарга ниятләгән, тик өлгерми калып һәм аергыч коймага килеп бәрелә.

Авариядә зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеге ачыклана.



news_right_1
news_right_2
news_bot