news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «КАМАЗ» бәрдергән хатын-кыз һәлак булган

Фаҗига бүген иртән Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык урамында килеп чыккан.

Казанда «КАМАЗ» бәрдергән хатын-кыз һәлак булган
скриншот видео

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җәяүлеләр кичүендә «КАМАЗ» 50 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Тынычлык урамындагы 5нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, йөк машинасы шоферы җәяүлеләр кичү юлыннан чыгучы хатын-кызны бәрдергән.

«Алынган җәрәхәтләрдән 50 яшьлек хатын һәлакәт урынында вафат булган», – диделәр ЮХИДИдә.

Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, хатын-кыз юлны светофорның яшел уты янганда чыга торган булган, ә «КАМАЗ» кызыл утка чыккан һәм җәяүлене бәрдергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100