news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күпкатлы йортта ир-ат караватта яткан килеш янып үлгән

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казанда күпкатлы йорттагы фатирда ир-ат караватта яткан килеш янган әтисен тапкан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез министрлыкка Мусин урамында 71нче йортта яшәүче 56 яшьлек ир-атның янгында януы турында хәбәр килгән. Янып үлгән ир-атны улы тапкан.

Ачыкланганча, бер бүлмәле фатирның бер квадрат метр мәйданында ир-ат яткан урынга ут капкан. Янгын турында хәбәр итүче булмаган.

Тикшерүчеләр янгынның сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыкканлыгын ачыклаган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100