news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендәге биш катлы йорттагы фатирда янгын чыккан

Югары катлардан биш кеше үзләре урамга чыккан.

Казан үзәгендәге биш катлы йорттагы фатирда янгын чыккан
соцсети

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендәге биш катлы йорттагы фатирда киенү-чишенү бүлмәсендә янгын чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 17.00 сәгать тирәсендә министрлыкка Островский урамындагы биш катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, өч бүлмәле фатирда ремонт барган. Анда өч квадрат метр мәйданда әйберләр янган.

Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә килеп җиткән һәм берничә минутта янгынны сүндергән.

Алар килгәнче үк, йортны югары катларыннан дүрт олы кеше һәм бер бала үзләре урамга чыккан.




news_right_1
news_right_2
news_bot