Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Газета баш мөхәррире, ММЧ законнарын бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган
Бу хакта Россия элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле аңлатма бирә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). “Пар алма” газетасы редакциясе массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законнарны бозган. Һәрхәлдә, Россия элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роскомнадзор) ТР буенча идарәсе тарафыннан басмалар мониторингы үткәргәннән соң шундый хилафлык ачыкланган.
Идарәнең административ тәэминат бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Казаченко бу хакта аңлатма биреп, Россия Федерациясенең “Документларның мәҗбүри экземплярлары турында”гы 77 нче Законының 7 нче маддәсе буенча, “Пар алма” һәр тиражы чыккан көнне беренче партиядән Россия китап палатасына газетаның мәҗбүри рәвештә экземплярларын җибәрергә тиеш иде, андый мөмкинлек була торып та, редакция бу таләпне үтәмәгән, диде. Шуңа күрә, “Пар алма” газетасы баш мөхәррире массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законны бозган дип табылган, аның буенча җаваплылык исә РФ Административ хокук бозулар турындагы 13.23 нче маддәдә каралган.
Нәтиҗәдә, Казанның Яңа Савин районы иҗтимагый суды, баш мөхәрриргә карата җыелган материалларны карап-тикшереп, аны гаепле дип таныган һәм 1 мең сум күләмендә штраф салып, административ җаваплылыкка тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз