news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар

7 сантиметрдан юкарак бозга чыккан өчен 1500-2000 сум штраф каралган.

Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген 5:37 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 бердәм номерына Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасында 59 яшьлек ир-атның ерганакка төшеп китүе һәм ярдәм сорап кычкыруы турында хәбәр итәләр.

Урынга «Хивус-10»да коткару посты хезмәткәрләре килгән. Ир-атны ярдан 500 метр ераклыкта табалар. Өшегән ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыгуның куркыныч булуы турында кисәтә. 7 сантиметрдан юкарак бозга кергән өчен 1500-200 штраф каралган.

Быел республикада балыкчылар еш чыга торган сулыкларда боз кату чорында 9 коткару посты тәүлек әйләнәсе кизү тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100