news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәктәп автобусы белән булган авариядә өч кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте иртән Привокзальная урамында булган, авария вакытында автобуста балалар булмаган.

Казанда мәктәп автобусы белән булган авариядә өч кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда мәктәп автобусы һәм машина катнашындагы авариядә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары сөйләде.

Авария бүген иртән Привокзальная урамындагы 20нче йорт каршында булган. Монда «Тойота» җиңел машинасы һәм мәктәп автобусы бәрелешкән. Бәрелүдән чит ил машинасы юлга аркылы ауган, ә автобус юл читенә төшкән.

Шаһитлар әйтүенчә, авария мизгелендә автобуста балалар булмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм «Пежо» автобусы белән бәрелешкән.  

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 8 яшьлек бала зыян күргән. Кызның аягы имгәнгән. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм автобус пассажирын табиблар караган», — диделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100