Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Интернет аша этенә 33 мең сумлык муенчак сатып алган Әлмәт кешесенә китап җибәргәннәр
Ир-ат полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
(Әлмәт, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Интернет аша этенә муенчак сатып алган Әлмәт кешесенә китап җибәргәннәр. Зыян күрүче сүзләренчә, ул интернет челтәре аша 33785 сумлык муенчак моделен табып, кибет сайтында телефон номерын калдырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Күпмедер вакыттан аңа бер ир шалтырата һәм үзен әлеге кибетнең менеджеры итеп таныштыра. Шалтыратучы аның белән товар өчен түләү шартлары һәм аны җибәрү вакыты турында сөйләшә, адресын сорый.
Сатып алучы почта аша алган тартмада заказ бирелгән муенчак урынына китаплар булуын күрә. Шуннан соң ул кибет белән күрсәтелгән телефон аша элемтәгә кергән. Кибет хезмәткәрләре исә тикшерү үткәрергә вәгъдә биргән.
Соңрак алар гариза бирүче белән кабат элемтәгә кергән. Аларның сүзләреннән бу заказны билгесез затлар талап ала һәм кибет администрациясе клиентка заказны бушлай җибәрергә карар итә. Ышандырырлык булсын өчен, ир-атка күзәтү өчен товарның трек-номерын да җибәргәннәр.
Берничә көннән соң заказ бирүче транспорт компаниясе сайтына керә, тик посылка Мәскәүдә курьер тарафыннан кабул ителгән булуын ачыклый. Аннары ир-ат сатучы белән элемтәгә керә алмый. Шуннан соң ир-ат полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз