news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике юл һәлакәте аркасында Казанның Ленин дамбасында үзәккә таба зур «бөке» җыелган

Социаль челтәрләрдә авария булган урында төшерелгән фото һәм видеолар чыкты.

Ике юл һәлакәте аркасында Казанның Ленин дамбасында үзәккә таба зур «бөке» җыелган
Полина Шевчук

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ике юл һәлакәте аркасында Казанның Ленин дамбасында үзәккә таба зур «бөке» җыелган. «Яндекс.Пробки» порталы мәгълүматларына караганда, әлеге участокта «бөке»нең зурлыгы тугыз баллга җиткән.

Социаль челтәрләрдә авария булган урында төшерелгән фото һәм видеолар чыкты. Аларның берсендә бетон киртәгә килеп бәрелгән кара төстәге җиңел автомобиль сурәтләнгән.

Икенче видеода авария утларын кабызган «Шевроле» автомобилен, бераз читтәрәк юл читенә төшеп киткән микроавтобусны күрәбез.

«Аварияләрнең икесе дә бүген иртәнге якта булган. 7.01 сәгатьтә «Мазда» һәм «Дэу» автомобильләре бәрелешкән. 15 минуттан соң тагын бер юл һәлакәте булган. Бу юлы «Ситроен» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, идарәсен югалтып, бетон киртәгә килеп бәрелгән. Ике авариядә дә зыян күрүчеләр юк», - дип ачыклык керттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot