Балык Бистәсе районында «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә төн уртасында булган.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Балык Бистәсе районында – М7 трассасында «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кичә 23.05 сәгатьтә М7 «Волга» трассасында — республиканың Балык Бистәсе районында 12нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче 36 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп киткән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә. Авария нәтиҗәсендә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-ат шунда ук һәлак булган.