news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялган сертификат ясаучыларны ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр узачак

РФ Җинаять кодексының «Ялган документлар ясау, әзерләү яки сату» маддәсе буенча җаваплылык каралган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүгенге көндә Татарстанда ялган вакцинация турында сертификатлар ясый торган кешеләр төркемнәре эшли. Бу төркемдә арадашчылар бар, алар медицина учреждениеләрендә табиблар хезмәтен тәкъдим итә.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы 30 октябрьдән ялган сертификат ясаучыларны ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр булачагын хәбәр итте, диде Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Министрлыкның контроль функцияләре көчәйтеләчәк, Эчке эшләр министрлыгы оператив вазгыятьтән чыгып штат режимында эшләячәк. Кызганыч, мондый хезмәт базары эшли, ихтыяҗ һәм тәкъдим бар. Шулай ук җаваплылык та бар – РФ Җинаять кодексының "Ялган документлар ясау, әзерләү яки сату" маддәсе», - дип искәртте Алексей Соколов.

news_right_1
news_right_2
news_bot