news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чулманда көймә әйләнеп капланган, балыкчыларның берсе йөзеп чыккан, икенчесен эзлиләр

Әлеге хәл Мамадыш районында Омар бистәсе янында булган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Республикасының Мамадыш районында Омар бистәсе янында Чулман елгасында ике балыкчы утырган резина көймә әйләнеп капланган. Әлеге хәбәр махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына алынган.

Балыкчыларның берсе йөзеп чыккан, икенчесе – юк. Вакыйга урынына 5нче зона коткару отряды коткаручылары чыккан, алар икенче балыкчыны эзләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot