Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда шартлау булган фатир хуҗасына карата җинаять эше кузгатылган
Һәлакәт урынын караганда тикшерүчеләр фатир хуҗасының аңлы рәвештә кылган гамәле газ шартлауның сәбәбе булган, дигән карарга килә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чаллыда торак йортта шартлау үзәге булган фатирның 70 яшьлек хуҗасына «Гомуми куркыныч ысул белән кылынган үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Шикләнелүченең ялгыз яшәгәне һәм спиртлы эчемлекләрдән явызларча файдалану аркасында наркологта исәптә торуы ачыкланган. 2010 елда ул газ белән тәэмин итүдән баш тарткан, шуңа бәйле рәвештә аның плитәсе кырыенда металл япкыч куелган.
Һәлакәт урынын караганда тикшерүчеләр фатир хуҗасының аңлы рәвештә кылган гамәле газ шартлауның сәбәбе булган, дигән карарга килә. Тиздән тикшерү аның ирегенә чик кую чарасын сайлау өчен судка мөрәҗәгать итәчәк.
Моннан тыш, тикшерү комитеты «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерүне дәвам итә. Җинаять эше фаҗигадан соң кузгатылган иде. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз