news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Забайкальеда хезмәттәшләрен аткан солдатны кулга алу турында карар чыгардылар

Сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдиновны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Чита гарнизоны хәрби суды Забайкальеда хәрби частьта сигез кешене атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновны ике айга сак астына алу турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости агентлыгына судья ярдәмчесе Анна Бигишева әйткән.

25 октябрьдә хәрби частьта солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнә. Ул Төмән өлкәсенең Вагай авылында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Бу турыда Вагай районы администрациясендә эшләр белән идарәче Елена Шаргина сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Рамил Шәмсетдинов "ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү" маддәсе буенча гаепләнә. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Россия Тикшерү комитетының Дровянинский районы буенча Хәрби тикшерү бүлеге чакыру буенча 54160 хәрби частендә хезмәт итүче рядовой Рамил Шәмсетдиновның хезмәттәшләрен үтерү факты буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 25 октябрьдә 18 сәгать 15 минутта Шәмсетдинов 54160 хәрби частендә хезмәт итүче ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтергән, тагын ике кеше яраланган, алар авыр хәлдә. Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланды. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100