news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан

Бу хәл һава торышы аркасында электр утыннан мәхрүм калган Олы Мәңгәр авылында килеп чыккан.

Әтнә районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан
очевидцы

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Әтнә районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Бу хәл бүген көндез Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Фотода түбәнең каерылып төшкән өлеше мәктәп янындагы территориядә ятуы күренә.

Моннан тыш, һава торышы аркасында мәктәп тә, Олы Мәңгәр авылы да электрсыз калган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot