Казанда сигез машина өстенә офис түбәсенең бер өлеше килеп төшкән

Гадәттән тыш хәл Дементьев урамында «Авиатор» үзәге янында булган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казанда офис үзәге янында көчле җил түбәнең бер өлешен сигез машина өстенә алып аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, гадәттән тыш хәл Дементьев урамында «Авиатор» үзәге янында булган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда бик көчле җил аркасында давыл кисәтүе игълан ителүе хакында хәбәр иткән иде.