Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районында янгында бер ир-ат һәлак булган
Янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кайбыч районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, 60 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Иске Тәрбит авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә кич килгән. Урынга Тәрбит бистәсе янгын сүндерүчеләре барган.
Алар килгәндә ялкын агач йортны чолгап алган була инде. Янгынны сүндергәннән соң, ут белән көрәшүчеләр 60 яшьлек ир-ат мәетен тапкан. Янгынның мәйданы 39 квадрат метр тәшкил иткән.
Тәмәке тартканда саксызлык аркасында ут чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз