news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат

Ул Башкортстандагы югары музыкаль белем бирүне оештыручыларның берсе була.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә 88 яшендә озак авырудан соң Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Ризалә Бикмөхәммәтова Башкортстандагы югары музыкаль белем бирүне оештыручыларның берсе була. Аның фәнни эшләре милли хор дирижерларын әзерләү һәм уку йортларында уку процессын интенсификацияләү проблемасына багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot