news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга хөкем карары чыгардылар

Роберт Мусинны 12 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Суд карары буенча ул Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына 23 млрд сум түләргә тиеш.

«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга хөкем карары чыгардылар

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов районы суды карары буенча, «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына 23,3 млрд сум түләргә тиеш була, аны 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин вәкаләтләрен үз файдасына куллануда гаепләнә һәм бүген суд аңа хөкем карары чыгарды. Мусинны барлык алты эпизод буенча гаепле дип таныдылар һәм 12 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр.

Судта Агентлык вәкиле экс-банкирдан 47 млрд сум түләтүне сораган. Фикер алышу вакытында прокурорлар компания дәгъвасын тулы күләмдә хуплады. Әмма бүген суд зыян суммасын киметте. Бары тик залоглар бәйле соңгы эпизод буенча гына да сумма 5,1 млрд сумга кадәр кимеде.

Моннан тыш, Роберт Мусинны дәүләт бүләкләреннән мәхрүм иттеләр һәм колониядән азат ителгәннән соң өч елга идарә итү вазифасын биләүне тыйдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100