Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

28 сентябрьгә тупланган мәгълүматлар буенча, республикада ковидтан барлыгы 739 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше — 1949 елда туган ике хатын-кыз һәм 1941 елда туган бер ир-ат ковид корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

28 сентябрьгә тупланган мәгълүматлар буенча, республикада ковидтан барлыгы 739 үлем очрагы теркәлгән.