news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 37 яшьлек адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат

Адвокат Чаллыдагы ковид-госпитальләрнең берсендә дәваланган була.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова).  Чаллыда 37 яшьлек адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат.

Ул Чаллының тикшерү комитетында эшләгән, ә соңыннан адвокат практикасы белән шөгыльләнергә теләп, үз офисын ачкан, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Юристның хезмәттәшләре сөйләгәнчә, ул ярты ел элек сәламәтлегенә игътибар итә башлаган һәм кисәк кенә артык авырлыгыннан котылган. Сентябрьдә адвокат авырый башлый. Аны Чаллыдагы ковид-госпитальләрнең берсенә салалар. Пациентның хәле начарлангач, аны БСМПның реанимация бүлегенә күчерәләр. Табиблар Руслан Шәйхетдиновның гомере өчен көрәшә, әмма аларның тырышлыгы файдасыз була.

Хәзерге вакытта Руслан Шәйхетдиновның әнисе дә авыр хәлдә ковид-госпитальдә ята. Туганнары аңа улының вафаты турында әйтмәскә карар кылган.

Руслан Шәйхетдиновны әти-әнисенең туган авылында җирләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot