news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында өлкән яшьтәге ир-ат үз дачасында мунча кергәндә тереләй янып үлгән

Янгын электр приборларын дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан.

Тукай районында өлкән яшьтәге ир-ат үз дачасында мунча кергәндә тереләй янып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында өлкән яшьтәге ир-ат үз дачасында мунча кергәндә тереләй янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Турбина» бакчачылык җәмгыятендәге дача участогында урнашкан мунчада янгын кичә кич чыккан. Ут белән көрәшүчеләргә янгын турында кичке сәгать унда хәбәр иткәннәр.

54 һәм 56нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре дачага ун минут эчендә килеп җитсә дә, мунчаның түбәсе инде җимерелеп төшкән, корылманың үзен ялкын телләре тулысынча ялмап алган була.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта чабыну бүлмәсендә 71 яшьлек дача хуҗасының мәетен табып алган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын электр приборларын дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot