news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туйдан исереп кайткан егет үги әтисен буып үтергән

20 яшьлек егет гаебен өлешчә генә таный.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районындагы Кызыл Бистә авылында 20 яшьлек егет үги әтисен буып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

26 сентябрь, шимбә иртәсендә, Кызыл Бистәдә яшәүче 38 яшьлек ир-атны кыйналган һәм буып үтерелгән килеш табалар. Җинаятьтә шикләнеп аның 20 яшьлек үги улын тоткарлыйлар. Егет үз гаебен өлешчә таный.

Тикшерү версиясе буенча, егет кичке якта туйдан кайта, ул исерек була. Шуннан соң ул үги әтисе белән талаша башлый, аннары алар сугыша тотына. Яшь егет ир-атны буып үтерә.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100