news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике егет утырган машина юл кырыена төшеп киткән, егетләрнең берсе үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районының Салкын Чишмә авылында килеп чыккан. 

Татарстанда ике егет утырган машина юл кырыена төшеп киткән, егетләрнең берсе үлгән
шаһитлар фотосы

(Казань, 28 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). 27 сентябрь көнне Татарстанның Әлмәт районында трассада юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Ике егет чит ил машинасы белән юл кырыена чыгып оча. Аларның берсе авария урында ук һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. 

Юл-транспорт һәлакәте көндез Салкын Чишмә авылы күпере янында булган. Шоферы идарәне югалткан «Хонда Цивик» машинасы трассадан аска төшеп киткән. Автомобильгә бик нык зыян килгән, диелә бу хәбәрдә. 

Авария нәтиҗәсендә 30 яшьлек пассажир фаҗига урынында вафат була. 

«Аның машина йөртүче дусты, бәхетенә, исән калды. Зыян күрүчене табиблар хастаханәгә озатты», — дип сөйләде шаһитлар «Татар-информ» хәбәрчесенә. 


news_right_1
news_right_2
news_bot