news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы белән авариядә йөкле хатын-кыз зыян күргән

Юл-тарнспорт һәлакәте бүген кичке бишләр тирәсендә Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган.

Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы белән авариядә йөкле хатын-кыз зыян күргән

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига бүген, 17.00 сәгатьтән соң Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган. «Скания» бензовозы белән «Сузуки» кроссоверы кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешкәннән соң, йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән, ә чит ил машинасы юл кырыена чыккан.

«Һәлакәттә „Сузуки“ автомобилендә утырган йөкле хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100