news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлеге минутларда Казанда «Тандем» сәүдә үзәген эвакуациялиләр

Кибет янына махсус хезмәтләр җыелды.

Әлеге минутларда Казанда «Тандем» сәүдә үзәген эвакуациялиләр

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Әлеге минутларда Казанда «Тандем» сәүдә үзәге янына махсус хезмәтләр килде, бинадагы кешеләрне эвакуациялиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Бирегә полиция хезмәткәрләре, кинологлар килгән. Парковкада янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм машиналары бар.

Шаһитлар сүзләренчә, бинага шартлаткыч әйбер куелу турында шалтырату булуы ихтимал. Хәзер кибетләрне этләр белән кинологлар тикшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100