news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кызыл таң» газетасының элеккеге баш редакторы Расих Ханнанов вафат

Былтыр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аңа Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 28 сентябрьдә, Уфада 88 яшендә танылган шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнанов вафат булган. Ул Кырмыскалы район газетасы редакциясендә хезмәт куйган. Аннары «Кызыл таң» республика газетасында журналист, баш мөхәррир булып эшләгән. Әдәбиятка 50нче елларда килгән. Чәчмә һәм шигъри әсәрләр иҗат иткән, публицистик мәкаләләр язган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 29 сентябрьдә, Революция урамындагы 66нчы йорт ишегалдында узачак. Язучының васыятен үтәп, аны Башкортстанның Кырмыскалы районында җирләячәкләр.

Расих Нургали улы Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туган. Ул БАССР һәм РСФСР Югары Советы Президиумы Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ш.Ходайбердин һәм Ә.Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Расих Ханнанов пьесалары буенча Кәрим Тинчурин театры, Сибай башкорт театры, Мәскәү, Үзбәкстан, Казахстан театрлары спектакльләр куйган. Ул композиторлар Рим Хәсәнов, Тәлгат Шәрипов, Салават Низаметдинов һәм башкалар белән бик күп җырлар иҗат иткән. Ул ике йөзләп җыр авторы.

Җырларны Илфак Смаков, Хәйдәр Бигичев, Идрис Газиев, Зәки Мәхмүтов, Радик Гәрәев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәзифә Кадыйрова, Алсу Сафина һәм башка бик күп татар-башкорт артистлары башкарган. 1988 елда «Ялгыз аккош» җыры Татарстанда «Ел җыры» булып танылган. Казанның мең еллыгын бәйрәм иткәндә җырчы Алсу Расих Ханнанов сүзләренә язылган «Әткәй» җырын башкарган. 

Былтыр Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров аңа Халыклар дуслыгы орденын тапшырды. Расих Ханнанов С. Юлаев һәм Ш. Ходайбердин исемендәге премияләрне тапшыру буенча комиссия әгъзасы, «Мәслихәт» Башкорт-татар дуслыгы җәмгыятен оештыручылардан берсе иде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100