news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иномарка таптаган җәяүленең аягы өзелгән

Имгәнгән ир-ат урында һәлак булган.

Казанда иномарка таптаган җәяүленең аягы өзелгән
Елена Сәләхова

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). 27 сентябрьдә кичке якта Казанның Рихард Зорге урамында юл һәлакәте була. Авария вакытында җәяүле ир-ат үлә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

Авария кичке җиделәр тирәсендә була. Ир-ат ярамаган урында юл аша чыгарга маташа. Шул чакта аны «Опель» җиңел машинасы бәрдереп китә. 

«Карап торышка бу ир-атка 70-75 яшь. Ул юлның бер полосасы аша чыгарга өлгерде, икенчесен чыгып җитә алмады. Иномаркага бәрелгәч, аның аягы өзелде. Мәрхүмнең кесәсендә телефон шалтыраганы ишетелде. Якыннары эзлидер инде», — дип сөйли шаһитлар.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшләгән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100