Янгыннан зыян күргән тулай торакта төзекләндерү эшләре бара

Түбән камалыларга үзләре эшли торган пердприятиеләр ярдәм итәчәк

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама шәһәренең Вахитов урамы, 9 нчы йортында булып узган янгыннан соң озак та үтмәде, биредә төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Төзекләндерү эшләре барышында янгыннан зыян күрүчеләр Студентческая урамындагы 9 нчы йортта яшәп торалар. Төзекләндерүче малярлар корым сарган стеналарны чистарталар, штукатурлыйлар. Гомуми коридор инде рәткә китерелгән. Хәзерге вакытта янгын чыккан блокның үзен төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.
Билгеле булганча, янгыннан зыян күрүчеләрнең барысына да 100 әр мең сум күләмендә компенсация түләнде. Ярдәм тугызынчы каттан астарак катларда яшәүчеләргә дә кирәк. Һәлакәт вакытында барлык стеналарга, мебельләргә төтен исе сеңгән, көнкүреш җайланмаларына зыян килгән. Бу кешеләрнең барысына да диярлек ярдәм кулы сузарга вәгъдә иткәннәр. Шәһәр администрациясе янгын вакытында зыян күрүчеләр эшли торган барлык оешма-предприятиеләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Эш бирүчеләр бүлмәләрне төзекләндерү һәм яңа мебель алуда ярдәм итәргә сүз биргән.