news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сигез айлык бала ваннада бата язган

Сигез айлык баланы әнисе ваннада үзен генә калдырган.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Чаллыда сигез айлык бала ваннада бата язган. Аны реанимациягә китергәннәр. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Бу мәгълүматны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

Әни кеше баласын ваннада коендырган һәм бер минутка үзен генә калдырган. Әнисе килгәндә, бала су астында яткан, аның йөзе зәңгәрләнгән булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яшь баланы реанимациягә китерүләрен хәбәр итте. Баланың хәле яхшыргач, педиатрия бүлегенә күчергәннәр. Малайның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot