Яшелүзәнле үз-үзенә пычак кадаган

Аның күзләренә әллә ниләр күренгән

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Шизофрения белән авыручы яшелүзәнле 59 яшьлек хатын, шайтаннар куам дип, үзенең күкрәгенә һәм корсагына пычак кадаган. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.

Бу хакта “Яшел Үзән” газетасы сайты хәбәр итте.