news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист паспорт күчермәләре буенча кредит алу мөмкинлекләре турында сөйләде

Иң киң таралган ысул - гражданин исеменә чын нөсхәнең күчермәләре буенча ялган паспорт ясау.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Юрист Миронов мошенникларның россияле паспортының күчермәләре буенча кредит алу мөмкинлекләре турында сөйләде.

РИА Новости хәбәр итүенчә, паспорт күчермәләре буенча үз репутациясе һәм кредитны кире кайтару турында уйлаучы бер генә банк та кредит рәсмиләштерми. Әмма мошенниклар паспорт күчермәсен үз схемаларында куллана ала, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов.

Иң киң таралганы — гражданин исеменә чын нөсхәнең күчермәләре буенча ялган паспорт ясау.

«Әгәр сүз бер үк вакытта берничә кредит оешмасындагы займнар турында бара икән, кагыйдә буларак, мошенниклар паспортның төсле күчермәсе буенча аның дубликатын ясый ала, тик кайчагында „оригиналы“ белән охшашлыгы булган чит фотокарточка белән», — дип аңлата эксперт.

Аның сүзләренә караганда, алынган дубликат белән җинаятьчеләр банкка мөрәҗәгать итә ала.

Җинаятьчеләр паспорт күчермәсен мобиль оператор офисына яңа сим-карта алу өчен алып килә ала, аның ярдәмендә, паспорт мәгълүматларын кулланып, телефон аша акча алырга һәм чит исемгә кредит рәсмиләштерергә омтыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100