news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм дүрт кеше зыян күргән

«КАМАЗ» һәм «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм дүрт кеше зыян күргән

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бүген, көндезге сәгать өч тирәсендә республиканың Арча районы Казан-Малмыж юлында авария булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобилендә биш кеше булган. Ашыгыч ярдәм машинасы 4 кешене хастаханәгә алып киткән. 50 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән.






news_right_1
news_right_2
news_bot